Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Республикасының иң матур сыерын сайлаячаклар

Нәселле терлек конкурсы Казанда 1-3 июльдә үтәчәк АГРОВОЛГА агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында оештырыла. 

Татарстан Республикасында беренче тапкыр «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында нәселле терлек конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдәге аккредитацияләнгән судьялар Голштин токымлы иң яхшы сыерларны билгеләячәк. Теркәлү www.agrovolga.org адресы буенча.

Инде хәзер үк Голштин токымлы мөгезле эре терлек җитештерүчеләр ассоциациясе белгечләре республиканың нәсел хуҗалыкларында терлекләрне продуктив һәм нәсел характеристикалары буенча алдан сайлап алалар. Нәсел хуҗалыклары хуҗаларына терлекләрне күрсәтүгә әзерләү турында тулы мәгълүмат бирелә һәм укытулар үткәрелә. 

Мондый дәрәҗәдәге конкурсны уздыру өчен бүгенге көндә 100 башка кадәр сыйдырышлы манеж төзелә.

Терлекчелек блогыннан тыш, күргәзмәдә авыл хуҗалыгының башка тармаклары да тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә экспозицияләрендә катнашучылар техника, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе, үсемлекләрне саклау чаралары өлкәсендәге яңа казанышлар белән танышачак, яңа прогрессив агротехнологияләр һәм инновацияләр турында тулы мәгълүмат алачак, шулай ук боларның барысын да практикада күрә алачак.

«АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачык һавада һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге павильоннары эчендә урбанистик-табигый күргәзмә экспозициясе форматында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X