Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Росреестры авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә тикшерүләр башлап җибәрде

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде.

Язгы кыр эшләре башлану белән Татарстан Республикасы җирләреннән файдалану һәм саклау инспекторлары авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә җир законнары үтәлешен күзәтү буенча эшне яңадан башлап җибәрде. Әлеге җирләрне тикшерү барышында 200дән артык җир законнарын бозу ачыкланган, 130 объект буенча тикшерү чаралары үткәрелгән.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Гатин аңлатканча, законнарда вакуум барлыкка килү сәбәпле, озак вакыт авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр дәүләт органнарының игътибарсыз (контроль/күзәтчелек) калды. Бу, үз чиратында, җирләрне бетерү, деградацияләү, бозу һәм, нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы әйләнешендә алга таба файдалану мөмкинлеге булмау аркасында, җир законнарын бозучыларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатчан файдалануны дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Әмма Татарстан инициативасы белән закондагы бу җитешсезлек бетерелде: узган ел азагыннан РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр керткән федераль закон үз көченә керде, ул Росреестр инспекторларына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә административ хокук бозулар турындагы эшләрне карарга мөмкинлек бирә. Хәзер Татарстан Росреестрында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр — аерым контрольдә.

Җир законнары өлкәсендәге хокукларыгыз бозыла дип саныйсыз икән, сез Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә (Казан, Авангард ур., 74, 7 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22) мөрәҗәгать итә аласыз. Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Структура» — «Территориаль бүлекләр» бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев