Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан «Россия суы» Бөтенроссия акциясе нәтиҗәләре буенча җиңү яулады 

Акция «Экология» илкүләм проекты кысаларында уздырылды.

Татарстан яр буйларын чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясе йомгаклары буенча беренче урынны алды.

Әлеге акция «Экология» илкүләм проекты кысаларында уздырылды, дип хәбәр итә Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте.

«Безнең экология акцияләре битараф булмаган кешеләрне елдан-ел күбрәк җыя. Шунысы да мөһим, яшьләр ешрак килә һәм үз ярдәмнәрен тәкъдим итә. Шуңа күрә без мондый инициативаларга булышуны дәвам итәбез, алар үз күнекмәләрен куллана алсын һәм планетаны тагын да яхшырак итсен өчен яңа мәйданчыклар булдырырга тырышачакбыз», — диде Россиянең табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов.

Яр буе территорияләрен җыештыру буенча масштаблы чараларда Татарстанда 276 меңнән күбрәк кеше катнашкан. 10 мең чакрым яр буенча чистартылган, 37,6 мең кубометр чүп-чар җыелган. Бу сезонда акциядә Россиядә яшәүче миллионнан күбрәк кеше катнашкан һәм бу проектны тормышка ашыра башлаганнан бирле яңа рекорд.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X