Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Россиянең иң мәрхәмәтле төбәкләренең берсе дип табылды

Тикшеренүне «Одноклассники» социаль челтәрендә үткәргәннр.

Татарстанлылар Россия төбәкләрендә яшәүчеләр арасында мәрхәмәтлелек буенча дүртенче урында. Бу хакта мәгълүмат «Одноклассники» социаль челтәрендә басылган.
Татарстан тугызынчы урыннан дүртенчегә күтәрелгән. 
Иң позитив халык Алтай һәм Забайкалье краенда, Кемерово өлкәсендә яши. Ә менә социаль челтәрләрдә иң еш негатив смайлик калдыручылар Приморье һәм Хабаровск краенда яшәүчеләр булган. Мәскәү өченче урында. 
Аеруча уңай реакцияләр 2020 елның соңгы кварталында басылган. Икенче кварталда исә социаль челтәрләрдән кулланучылар моңсуланганнар. Отчетта моны короновирус пандемиясе башлану белән бәйлиләр. 
Быел «Одноклассники» челтәрендә пандемия темасы иң күп искә алына торган тема булган. Аның белән 22 миллион публикация бәйле. Кулланучыларны барыннан да күбрәк битлек режимы һәм ял көннәрен кертү кызыксындырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев