Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан символларын халык сайлаячак

Төрле халык, төрле милләт, йөзләрчә истәлекле урын, гореф-гадәтләр, милли ризыклар һәм гадәти булмаган һәйкәлләре белән мактанырлык республиканың төп символларын халык сайлаячак.

Социаль челтәрләрдә «Халыкчан Татарстан» онлайн-проекты башланып китте. Аның кысасында тавыш бирү юлы белән республиканың 10 төп символы сайлап алыначак.

Тавыш бирүнең өч этабы каралган. Беренче этапта республиканың барлык 43 районы һәм 2 шәһәр округы катнаша. Һәркайсы буенча аерым тавыш бирү булачак. Беренче этапта район һәм шәһәрләрнең бишәр символы сайлап алыначак. Кайсы җирлек һәм символларның алдагы этапка узасын халык үзе хәл итә. Нәтиҗәләр район һәм шәһәр халкына тавыш бирүчеләр саны нисбәтеннән чыгып билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне 19 сентябрьдә игълан итәчәкләр.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев