Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Казанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 29-32 градус тәшкил итәчәк, ТР буенча - 28 градустан алып 33 градуска кадәр җылы булачак

Татарстан синоптиклары фаразлавынча, алдагы төндә һәм иртәгә көндез урыны белән ТР буенча яшен булу, вакыты белән секундына 15-20 метр тизлектә көньяк-көнчыгыш җилнең көчәюе көтелә (Казанда төнлә).
Казанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 29-32 градус тәшкил итәчәк, ТР буенча - 28 градустан алып 33 градуска кадәр җылы булачак.
Республикада 9 июньгә төндә шулай ук урыны белән яңгыр, яшен булу көтелә.
Төнлә термометр баганалары 14-19 градус җылылык күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев