Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан табиблары кешеләрнең салкыннан өшү сәбәпләрен атады

Барыннан да ешрак исерек килеш салкынга чыккан кешеләр өши.

Казанның 7нче клиник хастаханәсе хирургы Вячеслав Филиппов сүзләренчә, өшү диагнозы куелган пациентларның күбесе — сәрхүшләр. Ягъни, алкоголь кулланганнан соң кеше контрольне югалта һәм салкында бик тиз туңа башларга мөмкин. Балыкчылар да еш кына салкын көннәрдә өши.

Табиблар фикеренчә, җәй көнендә дә өшергә мөмкин. Мондый проблема белән, мисалга, газ заправкасы хезмәткәрләре еш очраша. 

Балалар исә ата-ана гаебе белән чамадан тыш туңа яки өши. Өлкәннәргә балаларны аеруча зур игътибар белән карарга кирәк. 

Исегезгә төшерәбез, тән төсе үзгәрү — өшүнең төп һәм беренче билгесе. Тән агара һәм сизгерлеген югалта башлый. Мондый вакытта тиз арада медицина ярдәменә мөрәҗәгатъ итәргә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X