Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан цифрлы эфир телевидениесенә күчә

2019 елның 14 октябрендә Татарстан тулысынча цифрлы эфир телевидениесенә күчәчәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулысынча күчү өчен, аналоглы эфир телетапшыруы тоташтырылачак. Бу хакта ТР  мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Әгәр телевизор экраннарында Беренче, Россия 1, НТВ, 5нче каналлар логотибы белән янәшә “А” хәрефен күрәсез икән, димәк сез аналог телетапшыруларны карыйсыз. Цифрлы телевидениегә күчү барышында сезгә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

– Әгәр телевизор цифрлы стандарт DVB-Е2 хуплый икән, цифрлы форматта каналларны карау өчен, телевизорны антеннега тоташтыру да җитә.

– Әгәр телевизор әлеге цифрлы стандартны хупламаса, антенна DVB-T2 стандарты приставкасына, ә приставка телевизорга тоташтырыла.

Сезнең телевизорның цифрлы стандарт DVB-Т2не хуплаганын ике ысул белән ачыкларга мөмкин:

– Телевизор паспортында DVB-T2 язуы бармы икәнен карарга кирәк. Әгәр ахырында 2 саны булмаса, DVB-Т дип кенә язылган булса, димәк, сезнең телевизор әлеге цифрлы телевидение форматын тотмый дигән сүз.

– Интернетта телевизорның характеристикасын табарга мөмкин, аның өчен телевизор моделен күрсәтү дә җитә. Әлеге интернет битендә “Барлык характеристикалар” төймәсенә басарга, “сигнал кабул итү” пунктын табарга кирәк. Телевизор стандарт цифрлы тапшыруларны тотса, әлеге пункт янында  DVB-Т/Т2 MPEG4 дигән язу булырга тиеш.

Цифрлы эфир телетапшыруларын карау өчен, теләсә кайсы телевизорга антенна кирәк, ул аналоглы сигналны да, цифрлы эфир телевидениесенең ситгналын да кабул итәргә тиеш. Цифрлы эфир телевидениесенә күчү кабельле телевидениенең түләүле челтәрләренә тоташтырылган, IP телевидениега, спутник телевидениесенә тоташтырылган абонентларга, шулай ук әгәр эфир телетапшырулары караганда, “А” хәрефе булмаса, цифрлыга күчү бу абонентларга кагылмаячак. Димәк, бу очракта цифрлы эфир телевидениесенә тоташтыру автомат рәвештә башкарылган.

Цифрлы эфир телевидениесенә күчү мәсьәләләре буенча 8-800-220-20-02 номеры буенча Бердәм мәгълүмат үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев