Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан турагентлыкларының яртысы пандемия аркасында эшен туктаткан

Туристлар алдында булган бурычларын компанияләр 2021 елда үтәячәк.

Татарстанда пандемия аркасында туристик агентлыкларның яртысы үз эшен туктаткан. Әлеге мәгьлүматны ТР туристик агентлыклар Ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җиткерде. 
Мифтахов әйтүенчә, Татарстандагы вәзгыять, гомумән, илдәге хәл белән охшаш. Туристик компанияләр тулысынча ябылмаган. Алар бары тик эшчәнлекләрен туктатып кына тора. 
«Алар арендага алынган офислардан күчеп китеп, башка төрле бизнес белән шөгыльләнә башлады. Тик шулай да, быел ял урыннарына оча алмаган туристлар алдында финанс җаваплылыклары сакланды», — дип хәбәр итте җитәкче. 
ТР туристик агентлыклар Ассоциациясе президенты әйтүенчә, туристлар белән килешүләр төзегән турагентлыкларның юридик йөкләмәсе бар. Киләсе елда май, июнь, июль һәм августка путевканы алдан алып куйган кешеләр, өстәмә акчалар түләмичә, шул ук даталарда ялга китә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев