Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан туристларының яртысыннан артыгы – кабат килүчеләр

Туристлар республиканың барлык истәлекле урыннарын бер килүдә карарга өлгерми, шуңа күрә янә әйләнеп кайталар.

Татарстанда туристларның күпчелеген республикага кабат ял итәргә килүчеләр тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Туристлар безнең халыкның кунакчыллыгын, искиткеч инфраструктураны һәм чисталыкны билгеләп үтә. Шуңа күрә кешеләр бирегә кайтырга әзер», – диде Иванов.

Киләчәктә туризм өлкәсе хезмәткәрләре республика кунаклары санын «Бөек Идел юлы» проекты хисабына арттырырга планлаштыра.

Бүген Татарстан туризм базарында Европа илләре белән көндәшлек итә. Мәскәүлеләр һәм Петербурглылар Татарстанга сәфәрне башка Европа илләренә альтернатива буларак карый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев