Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан укучылары финанс грамоталылыгы буенча олимпиадада катнаша ала

Онлайн-олимпиада «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында уза.

2021 елның 13 апреленнән 17 маена кадәр 1-9нчы сыйныф укучылары өчен «Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы» Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы үткәрелә.
Олимпиада укучыларга эшкуарлык нигезләрен үзләштерергә, критик фикерләүне үстерергә ярдәм итәчәк. Биремнәр 27 апрельдән билгеле. Нәтиҗәләр 2021 елның 18 маенда ясалачак. Һәр катнашучы олимпиада сайтындагы шәхси кабинетында җыелган баллар һәм бүләкләр турында белә ала.
Исегезгә төшерәбез, онлайн-олимпиада «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында уза. Чара Татарстанда ТРның Милли банкы җитәкчелеге катнашында 5нче санлы Казан лицеенда старт алды.
Олимпиадада ничек катнашырга һәм аның ничек узачагы турында тулырак мәгълүматны чараның рәсми сайтында белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев