Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар

Халыкара компетенцияләр үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» исемле бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.

Укуга 13 яшьтән 17 яшькә кадәр укучылар кушыла ала. Гаризалар МЦК-КТИТС сайтында «IT-Cube» бүлегендә кабул ителә — https://www.mck-ktits.ru/it.cube/index.html. 

Көн саен заманча мәктәп укучылары зур мәгълүмат агымы белән очраша. Шуңа күрә балаларны кече яшьтән үк челтәр киңлегендә дөрес ориентлашырга өйрәтү мөһим.

«Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» бушлай укыту кысаларында мәктәп укучылары түбәндәге белемнәр ала:

— киберкуркынычсызлык нигезләрен өйрәнәчәкләр;
— социаль челтәрләрдә төркемнәрне анализларга өйрәнәчәкләр;
— шәхси мәгълүматларны яклауның төп принциплары үзләштереләчәк;
— интернет-киңлекләрне планлаштыру һәм тикшеренүләр уздыру күнекмәләрен алачаклар;
— һәм башка күп нәрсәләрне беләчәкләр.

Курс буенча тулырак мәгълүматны 8 (843) 203-5555 (өстәмә 329, 231) яки 8 (906) 329-08-82 (бары тик WhatsApp кушымта ярдәмендә) номерлары аша алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X