Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан укучыларына чыгарылыш кичәсе үткәрергә рөхсәт иттеләр

Узган ел кертелгән чикләүләр аркасында тантаналы рәвештә аттестатлар тапшыру һәм чыгарылыш кичәләре үткәрелмәде.

Санитар-эпидемиологик нормаларны үтәгән очракта, мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләрен үткәрергә рөхсәт ителә, дип сөйләде Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә. 

Узган ел пандемия аркасында кертелгән чикләүләр сәбәпле, тантаналы рәвештә аттестатлар тапшыру һәм чыгарылыш кичәләре үткәрелмәде. Быел бу чараларны үткәрергә рөхсәт ителә, дип билгеләп үтте Авдонина.

Кичәләр үткәргәндә санитар кагыйдәләрне сакларга киңәш ителә: термометрия үткәрергә, антисептик кулланырга, социаль дистанцияне үтәргә. Шулай ук рестораннар һәм кафеларның эш режимы саклануын да исәпкә алырга кирәк, чөнки җәмәгать туклануы өчен чикләүләр әле һаман да гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X