Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан врачларына 3 меңнән артык волонтер-медик булыша

Волонтерлык хәрәкәтенә кушылып, теләге булган һәркем республика медперсоналына булыша ала. 

Татарстанда врач һәм шәфкать туташларына 3 260 волонтер-медик ярдәм итә. Бу турыда «Волонтеры-медики» Рәсәйкүләм хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлекчәсе җитәкчесе һәм волонтерлык штабы җитәкчесе Анна Макарова хәбәр итте. 
«Татарстанда 3 мең 260 волонтер бар. Бу — Казан дәүләт медицина университеты, республиканың барлык медицина колледжлары студентлары, Казан дәүләт медицина академиясе ординаторлары һәм медицина отрядларына керүче мәктәп укучылары», — дип сөйләде ул. 
Волонтерларның төп бурычы — больница һәм поликлиникаларның медицина персоналына ярдәм итү. Алар температура үлчи, кабул итү-диагностика бүлмәләрендә, смотровойларда, реанимациядә ярдәм күрсәтә. Волонтерлар шәфкать туташларына да, врачларга да булыша. Моннан тыш, профилактика буенча бик зур эш алып барыла, дип аңлатты Анна Макарова. 
Волонтерлар саклагыч костюмда, маска, экран, перчатка киеп эшли. 
Волонтер булыр өчен махсус медицина уку йортында белем алу мәҗбүри түгел. Хәрәкәткә кушылыр өчен волонтерымедики.рф сайтында теркәлергә һәм волонтерлык хәрәкәтенең "ВКонтакте"дагы төркеменә керергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев