Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан яшьләрен «Наше время — Безнең заман» конкурсында катнашырга чакыралар

Татарстанлылар «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының IX Республика фестивалендә катнаша ала.


Заявкаларны 28 сентябрьгә кадәр бирергә була, дип хәбәр итә ТР Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Чараның сайлап алу этаплары Әлмәттә — 8-9, Түбән Камада — 15-16, Казанда — 22-23, Яшел Үзәндә — 29-30 октябрьләрдә узачак.

Фестивальнең суперфиналы һәм гала-концерты Казанда 12-13 һәм 15 ноябрьдә узачак. Җиңүче Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогына, шулай ук ярты миллион сумлык акчалата премиягә ия булачак. Моннан тыш, «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булган кешегә 300 мең сум күләмендә премия биреләчәк.

Эшче һәм инженер һөнәрләренә карата кызыксыну арттыруга юнәлдерелгән бәйге 2013 елдан башлап ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. 2021 елда бу чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланачак.

Конкурска түбәндәге сылтама буенча теркәлеп була, тулырак мәгълүмат белән фестиваль турында нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X