Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак

Беренче озату 21 майга планлаштырылган.

Татарстан Республикасы Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак. Беренче озату 21 майга планлаштырылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Татарстан хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин билгеләп үткәнчә, язгы чакырылыш уңаеннан киң колачлы әзерлек эшләре үткәрелгән һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Хәрби частьләргә килү белән барлык егетләрне дә ике атналык карантин көтә.

Татарстаннан хәрби хезмәткә 3 меңнән артык кеше озатылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев