Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дума сайлаулары үтәчәк участокларга битлек, перчаткалар һәм антисептиклар сатып алды

ТР Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларны оештыру өчен шәхси саклану чараларын алдан ук сатып алды.

 Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Без алдагы сайлау кампаниясе вакытында территориаль һәм участок сайлау комиссияләренә барлык шәхси саклану чараларын контрактлаштыру һәм тәэмин итү буенча эшне бер айга иртәрәк төгәллибез. Безнең участокларда саклык чараларына зур игътибар булачак», — диде Кондратьев ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында.

Ул ассызыклаганча, беренче чиратта игътибар сайлауларның куркынычсызлыгы һәм легитимлыгы мәсьәләләренә биреләчәк.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе сүзләренә караганда, татарстанлыларның иминлеге турында сайлау системасының Covid-19 вакцинациясендә актив катнашучы гади әгъзалары да кайгырта.

«Безнең бүгенге көндә, районга карап, участок һәм территориаль комиссияләр эшендә катнашучыларның 47дән 53процентка кадәре прививканы ясатты. Шулай ук авырып, ревакцияләнүчеләр дә бар. Сайлау комиссияләре системасының якынча 60 процентында коронавирустан саклык чаралары яхшы дәрәҗәдә», — дип ачыклык кертте Кондратьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев