Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлау комиссияләре өчен Алабугада укулар уздырды

Берничә сәгать дәвамында алар алда торган эш үзенчәлекләре турында фикер алышты.

Узган атнада, 23 апрель көнне Алабугада территориаль сайлау комиссияләре вәкилләре өчен уку семинары узды. Берничә сәгать дәвамында алар алда торган эш үзенчәлекләре турында фикер алышты.
— Без республикада 8нче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясенә әзерлек буенча киң эш җәелдердек. Һәм хәзер иң мөһиме — сайлау процессында барлык катнашучыларны — участок сайлау комиссияләре әгъзаларын әзерләү. Шулай ук без хәзер билгеле бер вакытта тоткарлыксыз эшләсен өчен җиһазларны карап чыгабыз, — шәрехләде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Белем бирү программасының аерым модуле сайлау участокларында тавыш бирү көнендә мөмкин булган конфликтларны профилактикалауга багышланган иде.
Мондый семинарлар башка сайлау округларында да узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев