Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 16 меңгә якын медик коронавирус белән авыручыларны дәвалый

Авырулар өчен барлыгы 4,5 меңнән артык койка-урын булдырылган.

Татарстанда коронавирус белән авыручыларны 16 меңгә якын медицина хезмәткәре дәвалый. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Covid-19 белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен 15 мең 842 медицина хезмәткәре җәлеп ителгән, аларның 8 мең 617се госпитальләр эшен тәэмин итә, 341 ашыгыч медицина ярдәме йөртүчесе көн саен чакыруларга чыга», — дип билгеләде министр.
Аның сүзләренә караганда, эшне координацияләү өчен республика шартлы рәвештә биш округка бүленгән, 43 медицина оешмасы яңадан профильләштерелгән. Авырулар өчен барлыгы 4 мең 723 койка-урын булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X