Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 2021 елда илкүләм проектлар буенча мәдәни үсеш үзәкләре төзеләчәк

Шуның берсе Алабугада булачак.

Быел Татарстанда илкүләм проектлар буенча Алабуга һәм Яшел Үзәндә ике мәдәни үсеш үзәге төзеләчәк. Моннан тыш, республиканың Минзәлә һәм Кукмара районнарында өч авыл мәдәният йорты ачу планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте. Шулай ук быел Татарстанда 2,7 мең укучыга исәпләнгән ике гомуми белем бирү мәктәбе ачылачак. Алар Казанның «Арт Сити» һәм «Салават күпере» торак комплексларында урнашачак. Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә, Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнарында 3,1 мең урынга 16 балалар бакчасы төзеләчәк.
Татарстан башкаласында Балалар онкология һәм гематология үзәге, ә Кукмарада универсаль спорт залы да кулланышка тапшырылачак.
2021 елда Татарстанда барлыгы 30,9 миллиард сумны җәлеп иткән 45 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге сумманың 22,8 миллиард сумы — федераль бюджеттан, 8,1 миллиард сумы республика бюджетыннан бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев