Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 2022 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый территорияләр өчен онлайн тавыш бирү дәвам итә

Теләге булган һәркем төзекләдереләчәк территория өчен 30 майга кадәр тавыш бирә ала.

Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча паркларны һәм скверларны төзекләндерү дәвам итә. 2021 елда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк проекты кысаларында республикада 1,95 миллиард сумлык 57 парк һәм сквер төзекләндереләчәк.

Түбән Кама, Баулы, Зәй, Әлмәт, Аксубай, Алабуга, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Чирмешән муниципаль районнарында төзелеш-монтаж эшләре башланган инде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасы кысаларында 2022 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый территорияләр өчен онлайн тавыш бирү дәвам итә. Үз тавышыңны хәзер үк Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында калдырырга мөмкин.

Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X