Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 2028 елга кадәр барлык хайваннарны идентификацияләчәкләр

Хайваннарга чип яки тамга салу буенча федераль закон проекты эшләнелә.

Татарстанда барлык хайваннарны 2028 елга кадәр идентификацияләү планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта хәбәр итте. 
Башлык сүзләренчә, барлык хайваннарны: этләрне, песиләрне, умарталарны идентификацияләчәкләр. Федераль закон проекты 2021 елның беренче яртысында көтелә.
Идентификацияләү өчен чип яки тамга кулланылачак, дип өстәде Идарә башлыгы.
«Бу — хуҗа кеше карамагында. Хайванның номеры Россия буенча бердәм электрон базага кертелә. Ул «Меркурий» системасы белән тәңгәлләштереләчәк. Хайван белән теләсә-нинди гамәлләр шушы базага кертелә. Туган көненнән башлап хайван турында тулы мәгьлүмат булачак. Идентификацияләүдән башка эпизотик тотрылылыкны тәэмин итү кыен булачак», — диде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев