Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда −29 градуска кадәр суыта

Синоптиклар якындагы биш көнгә фараз бирде. 

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада шимбә, 13 мартка кадәр һава торышын фаразлаган, дип хәбәр итә Татар-информ. 

Бу вакыт эчендә республикада температура −29 градуска кадәр төшәргә һәм кабат күтәрелергә өлгерәчәк.

Пәнҗешәмбе, 11 мартта, төнлә һәм иртән 20-25 градуска кадәр салкын булачак. Синоптиклар фаразлавынча, кайбер урыннарда −29 градус салкын булачак. Көндез бераз кар явачак. Температура −12... −17 градус булачак.

Җомга көнне явым-төшемнәр булмаячак. Төнлә температура −25 градус, көндез −7...-12 градус тәшкил итәчәк.

Алдан фаразлаулар буенча, шимбә көнне явым-төшемнәр булмаячак. Төнлә −15... −20, көндез температура −5...-10 градуска кадәр җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев