Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда +31 градуска кадәр эссе булачак

Татарстанга салкын көннәрдән соң янә эссе көннәр килә. 

Татарстанга салкын көннәрдән соң янә эссе көннәр киләчәк. Бүген көндезге сәгатьләрдә Татарстан көнбатышында һава 21-26 градуска кадәр җылыначак, ә көнчыгышта — +31 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Урыны белән, нигездә, регионның көнчыгышында һәм көньягында, тәүлекнең якты вакытында кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар көтелә.

Җил көн дәвамында төньяк-көнчыгыштан һәм төньяк-көнбатышка таба юнәлешне алмаштырачак. Урыны белән ул секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев