Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 33 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 15, Чаллыда — 5, Түбән Камада — 4, Азнакай һәм Яшел Үзәндә — өчешәр, Лаеш, Тәтеш һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

15 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 932 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 039 кеше савыккан, узган тәүлектә — 28 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 187 358 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 4 920 кешегә арткан). Шуларның 108 938е прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X