Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 33 кеше соңгы тәүлектә коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 16 кеше хастаханәгә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 17, Чаллыда — 6, Лениногорскида — 5, Лаеш һәм Питрәчтә — 2шәр, Югары Ослан һәм Түбән Камада районнарында берешәр кеше йоктырган.

19 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 107 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 036 кеше савыккан, узган тәүлектә — 22 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 302 615 кешегә прививка ясалган. Шулардан 213 956 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев