Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 35 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада яңа авыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 23 кеше хастаханәгә озатылган, 12 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 15, Чаллыда — 11, Минзәлә, Сарман, Тукай районында — 2шәр, Яшел Үзән, Спас районнарында берешәр кеше йоктырган.

4 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 602 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 619 кеше савыккан, узган тәүлектә — 10 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 257 573 кешегә прививка ясалган. Шуларның 167 471е прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев