Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 36 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 йоктыруның 1 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 12, Чаллыда — 11, Түбән Камада — 4, Лаешта — 3, Нурлатта — 2, Азнакай, Балтач, Алабуга һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

1 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 456 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 419 кеше савыккан, узган тәүлектә — 97 кеше. 

Спутник-V вакцинасы белән 137 627 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 4 143 кешегә арткан). Шуларның 91919ы икенче прививка ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев