Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 440тан артык яшь гаилә яңа торак программасы буенча фатир алды

Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда 441 яшь гаилә 2020 елның җәендә башланган «Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека» республика программасы буенча фатир алды. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге программа буенча Казанда 174 яшь гаилә, Түбән Камада — 144 гаилә, Әлмәттә 46 яшь гаилә фатирлы булды.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов билгеләп үткәнчә, яңа программаны тормышка ашыру «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында гына түгел, ә «Демография» илкүләм проектын да гамәлгә куярга этәргеч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев