Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 55 чакрым төбәк юллары, алты күпер төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк

Бакча ширкәтләренә керү юлларына 300 миллион сумлык ремонт ясалачак.

Татарстанда юл эшләре программасы буенча быел 55,5 чакрым төбәк юллары, бер юлүткәргеч, алты күпер төзергә һәм реконструкцияләргә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Юл эшләре программасы буенча 145,4 чакрым төбәк юллары һәм биш күпер ремонтланачак. Моннан тыш, бакча ширкәтләренә керү юлларына 300 миллион сумлык ремонт ясалачак.
«Юл-урам челтәрен ремонтлау программасы буенча, вак таш-ком катнашмасы кулланып, бер миллиард сумлык эшләр башкару планлаштырыла. Торак пунктларда 1,18 миллиард сумлык муниципаль юл фонды акчасы хисабына 1 миллиард сумлык асфальт — бетон өслеге яңартылачак», — дип сөйләделәр министрлыкта.
2021 елда республикада автомобиль юлларын төзү, ремонтлау һәм карап тотуга 26 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирергә җыеналар.
Татарстанда узган елда 61,76 чакрым төбәк автомобиль юллары, дүрт юлүткәргеч, 13 күпер төзелде һәм реконструкцияләнде, шулай ук төбәк әһәмиятендәге 371,6 чакрым автомобиль юллары һәм алты күпер ремонтланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев