Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 55 мең мохтаҗ гаилә "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" хәрәкәте кысаларында азык-төлек җыелмалары алачак

Җыелмалар ялгыз пенсионерларга, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган һәм социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләргә тапшырылачак.

Бүген авыр хәлдә булган 55 мең гаилә өчен азык-төлек җыелмалары китерү башлана. Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча Татарстан Республикасында яшәүчеләр азык-төлек җыелмалары алачак.

Татарстанның барлык районнарыннан 55 мең гаилә ярдәм алачак. Алдагы ике ай дәвамында һәр адрес буенча азык-төлек җыелмасы 4 тапкыр китереләчәк.

Шулай итеп, татарстанлыларга билгеләнгән җыелмаларның гомуми саны 220 мең тәшкил итә. 
Җыелмага ярмалар, макарон, көнбагыш мае, консервалар, чәй, шикәр һәм тәм-томнар керә.

Кичә ТР Президенты "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" республика хәрәкәте активистлары белән очрашты һәм аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Азык-төлек алучылар исемлеген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан төзелгән. 

Җыелмаларны алучыларның иң зур төркеме - җан башына уртача керем яшәү минимумыннан (8938 сум) түбәнрәк булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән өлкәнрәк балалар (23 мең кеше). Азык-төлек җыелмаларын шулай ук керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк (7311 сум) булган 16 меңнән артык ялгыз пенсионер һәм әти-әниләре шәхси эшмәкәрләр яки пандемиядән аеруча зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән булган 9 мең бала алачак. Моннан тыш, ярдәмне ата-аналарның берсе алимент түләүдән качып йөреп, керемнәре җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр, опекун гаиләләр һәм социаль яктан авыр хәлдә булган гаиләләр алачак. 
 
Ярдәм алучы гаиләләрнең 15 меңе Казанда, 6,1 меңе Чаллыда, 3,2 меңе Түбән Камада һәм 2,2 меңе Әлмәттә яши.

Дүрт азык-төлек җыелмасының беренчесе 5 майга кадәр тапшырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев