Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 60 километрдан артык федераль автомобиль юллары торгызылачак

Эшләр М7 трассасында һәм Р-241 Казан-Буа-Ульяновск юлында башкарылачак.

Татарстанда быел М7 “Волга” трассасының 41 километр һәм Казан-Буа-Ульяновск автоюлының 21 километр озынлыктагы участокларына төп юл катламнарынсаклый торган өске катлам җәеләчәк. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Иң күп эшләр М7 трассасына туры киләчәк. Шулай итеп, Алабуга, Минзәлә һәм Менделеевск районнарында урнашкан әлеге автомобиль юлының өч участогында асфальт-бетон катнашмасыннан өске катлам җәеләчәк, ул климат үзенчәлекләрен һәм хәрәкәт интенсивлыгын исәпкә алып, күләмле-функциональ проектлау методы буенча сайланган.

Моннан тыш, биредә юл кырыйларын ныгытачаклар һәм горизонталь тамга төшерәчәкләр.

Агымдагы елда Татарстанда барлыгы 140 километр федераль автомобиль юллары норматив хәлгә китереләчәк.

Россиядә 2019 елдан “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, ул Россия Президенты Владимир Путинның “май” указы нигезендә оештырыла. Илкүләм проектның төп максатлары: артык йөкләнеш режимында хезмәт күрсәтә торган федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары өлешен киметү, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар санын киметү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын 2017 ел белән чагыштырганда 3,5 тапкырга киметү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев