Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 600дән артык социаль объект 4G-интернетка тоташтырылачак

ФАПларны, янгын сүндерү частьләрен, көллиятләрне һәм техникумнарны югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү чаралары “Цифрлы икътисад” илкүләм проекты буенча уза.

“Цифрлы икътисад” илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2020 елда Татарстанның 613 социаль әһәмиятле объектын югары тизлекле интернетка тоташтырачаклар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Республикада барлыгы 3 460 социаль әһәмияткә ия объект интернетка тоташачак. Алар арасында фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын сүндерү частьләре, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре бар. 4G технологияләрен кулланып объектларны тоташтыру 2020-2021 елларга планлаштырылган.

Россиядә 2019 елдан бирле Президент Владимир Путинның “май указлары” нигезендә эшләнгән “Цифрлы икътисад” милли проекты гамәлгә ашырыла. Ул үз эченә алты федераль проектны ала: “Цифрлы мохитне норматив җайга салу”, “Мәгълүмати инфраструктура”, “Цифрлы икътисад өчен кадрлар”, “Мәгълүмати иминлек”, “Цифрлы технологияләр” һәм “Цифрлы дәүләт идарәсе”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев