Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 700гә якын укучы ОРВИ сәбәпле, мәктәпкә йөрми

Барлыгы 1 сентябрьдән температура яки ОРВИ билгеләре аркасында 6162 укучы дәресләрдән азат ителгән. 

Татарстанда 690 укучы, сыйныфларда авырулар саны күп булу сәбәпле, мәктәпкә йөрми. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. 
«Бүгенге көндә 29 класс, 690 укучы сыйныфларда авырулар саны күп булу сәбәпле, укырга йөрми. Бу — 27 Казан мәктәбе, бер Лениногорск һәм бер Чаллы мәктәбе», — дип билгеләп үтте Авдонина. 
Сыйныфтан 20 процент укучы укырга килмәгән очракта, укучылар аерымлана. Мондый карарны мәктәп яки мәгариф идарәсе кабул итә. 
Барлыгы 1 сентябрьдән температура яки ОРВИ билгеләре аркасында 6162 укучы дәресләрдән азат ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X