Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 80 кеше короновирус йоктырган

Алабугада кичә COVID-19 белән 1 кеше авырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 80 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 49 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 6, 30дан 50 яшькә кадәр — 20, 50дән 60 яшькә кадәр — 17, 60тан 70 яшькә кадәр — 24, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган.

Казанда — 30, Чаллыда — 15, Нурлатта — 5, Арчада — 4, Баулы, Балтач, Биектау, Лаеш, Мамадыш һәм Түбән Кама районнарында — 3шәр, Югары Осланда — 2, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Лениногорск, Питрәч һәм Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.

9 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 16 800 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 13 309 кеше савыккан, узган тәүлектә — 82 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 24 000 кешегә прививка ясалган. Шулардан 5 400 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Барлыгы 81 122 комплект вакцина дозасының 29,6 % кулланылган.

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номер
4.    МФЦга мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә телефон буенча шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев