Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда аграр юнәлеш студентларының Бөтенроссия форумы старт алды

Форум беренче тапкыр үткәрелә һәм 16 сентябрьгә кадәр барачак.

Татарстанда Лаеш районында «Звездный» укыту һәм сәламәтләндерү үзәге базасында «КАЙТАМ» Бөтенроссия форумы старт алды. Чарада аграр юнәлештәге 150 студент катнаша, аларның 70е — Россиянең 35 төбәгеннән, 80е-Татарстан Республикасыннан. Моннан тыш, 600 катнашучы «Авылның көче» кушымтасы аша онлайн тоташтырылган.
Очрашуда эшкә урнашу, хезмәт хакы һәм яшь белгечләр өчен мөмкинлекләр турында фикер алыштылар. Әйтик, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, хәзер күпчелек авыл хуҗалыкларында автоматлаштырылган техника һәм яңа технологияләр белән эшли белә торган белгечләр таләп ителә.
Форум беренче тапкыр үткәрелә һәм 16 сентябрьгә кадәр барачак. 
Форум йомгаклары буенча яшь белгечләрне авыл территорияләрендә эшләүгә яраклаштыру буенча методик материаллар җыентыгы басылачак, ул үзенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен теләсә кайсы предприятие, бизнес-оешма һәм АПК өлкәсе уку йорты тарафыннан кулланылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X