Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда агросәнәгать комплексы һәм социаль өлкә хезмәткәрләренең 32 гаиләсе торак шартларын яхшыртачак

Узган ел авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча республикада 316 гаилә торак шартларын яхшырткан.

Быел Татарстанда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшыртуга авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча 42 млн. сум каралган. Бу 2 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырырга һәм авылда яшәүче 32 гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта кичә журналистларга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте. 

«Узган ел торак шартларын яхшырту өчен социаль түләүләр өчен 410 млн. сум бүлеп бирелгән иде, бу 21,8 мең кв.метр торак файдалануга тапшырырга һәм 316 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Акча АПК хезмәткәрләренә һәм авыл җирендә торак төзү һәм сатып алу өчен социаль өлкәләргә бирелә. Бюджет акчалары хисабына чыгымнарның 70% ы финанслана, гражданнар акчасы хисабына — 30%», — дип сөйләде ул. 

Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, 2021 елда Татарстан буенча «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын финанслауның гомуми күләме 1,3 млрд.сум тәшкил итә. Программа авыл халкының торак шартларын яхшыртуга, авыл ипотекасына, авыл территорияләрен төзекләндерүгә, транспорт инфраструктурасын үстерүгә һ.б. юнәлдерелгән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев