Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда алдагы биш көндә аномаль салкын була

Температура нормадан 12 градуска түбәнрәк булачак. 

Алдагы көннәрдә Россия территориясенең күпчелек районнарында аномаль салкын була. Көчле салкыннар биш көн дәвам итәчәк. дип яза Татар-информ.

Гидрометцентр җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген һәм иртән Идел буе федераль округы территориясендә, шул исәптән Татарстанда да, нормадан 12 градуска түбәнрәк температура урнаша.

20 февральдә аномалия 8 градус тәшкил итә, 21-22 февральдә температура нормадан 1-2 градуска гына түбәнрәк була.

«Әгәр алдагы биш көнгә уртача аномалияне карасак, 18-22 февральдә илнең бөтен территориясе диярлек күк төсенә буялган, күпчелек өлешендә зәңгәр төс, ягъни салкын һава торышы. Температура аномалиясе тискәре», — ди синоптик.

Алдагы биш көндә Ерак Көнчыгышта гына һава торышы нормада яки нормадан югарырак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев