Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда аномаль эсселек атна ахырына кими башлый

Һава торышы 21 майда үзгәрә.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда аномаль эсселек атна ахырына кими башлый. 

19 һәм 20 майда Татарстан «антициклонның көнбатыш перифериясе йогынтысы астында» калачак. Көндез һава +33 градуска кадәр җылына. Явым-төшем көтелми. 

Ә менә 21 майдан һава торышы үзгәрә башлаячак. Синоптиклар кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен фаразлый. Шулай ук һава температурасы да кими. Төнлә 12-17 градус җылы, көндез 25-30 градус җылы булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X