Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда аномаль эсселектән тыш яшен һәм көчле җил көтелә

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. 

Бүген Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана. Шул ук вакытта һава шартларының өстәмә рәвештә начарлануы көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, җил төньяк-көнбатыштан. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал.

Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метрга кадәр көчле җил фаразлана, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк, ди метеорологлар.

Татарстанда аномаль эссе һава торышы 1 июльгә кадәр сакланачак. Уртача температура якынча сигез градуска нормадан югары булачак. Аномаль һава температурасы күтәрелүнең сәбәпләрен Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев КФУ профессоры аңлатты. 

«Казанда һава торышы зур антициклон белән билгеләнә, ул Россиянең Европа өлеше территориясен биләп алган. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта эссе һәм без дә аның йогынтысына эләгәбез. Бу антициклон ай азагына кадәрге һава торышын билгеләячәк. Температура нормадан 8 градуска югары», — диде ул.
Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларынча, бу атнада шәһәрдә терекөмеш баганасы +34 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +22...+23 градус фаразлана, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев