Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда аномаль салкыннар атна ахырына кадәр дәвам итәчәк

Аномаль салкыннар республика территориясенә арктик салкыннарның керүе белән бәйле. 

Татарстанда атна дәвамында көчле салкыннар саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. 

Бүген республикада 28 градуска кадәр салкын булды. 

Иртәгә тагын да салкынрак булачак — термометр баганалары 32 градуска кадәр төшәчәк. Явым-төшем көтелми. 

18 февральдә явым-төшем ихтималы элеккечә аз булачак. Төнлә һава температурасы −23, −28градуска җитәчәк, көндез −16, −21. 

Җомга һәм шимбә көннәрендә һава шартлары үзгәрмәячәк. Төнлә 27 градуска кадәр салкын көтелә, көндез — −15, −20 градуска кадәр түбән. 

Аномаль салкыннар республика территориясенә арктик салкыннар керү белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев