Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ата-аналар 1 сентябрь линейкасына килә ала

ТР мәгариф һәм фән министры яңа уку елында мәктәпләрдә барлык санитар-эпидемиология нормалары да үтәләчәген искәртте. 

Татарстанда мәктәп укучыларының ата-аналары 1 сентябрьдә бәйрәм линейкаларына килә алачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татар-информга биргән әңгәмәсендә хәбәр итә. 

«Без линейкаларны үткәрергә тиеш. Ата-аналар да килә, чикләүләр юк, әмма без аларны прививка ясатырга чакырабыз. Балалар һәм укытучыларның иминлеген кайгырту өчен, министрлык җитәкчелеге тарафыннан да шундый үтенеч бар», — диде мәгариф һәм фән министры.

Шул ук вакытта министр билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә Роспотребнадзорның тиешле рөхсәте булмый торып, массакүләм чаралар үткәрелмәячәк. «Линейкаларга да бөтен сыйныфлар җыелмады — IX, XI һәм I класслар гына бар иде. Шул ук принцип буенча ачык мәйданчыкта барлык таләпләрне дә үтәп яңа уку елын башлап җибәрәчәкбез», — дип искәртте ул.

Һадиуллин яңа уку елында мәктәпләрдә барлык санитар-эпидемиология нормаларының да үтәләчәген әйтте. «Бездә 1 сентябрьдә мәктәпләрне ябу, дистанцион укуга күчүгә бәйле планнар юк. Хәтта иң катлаулы вакытта да без мәктәпләрне япмадык, дәресләрдә эпидемиологик таләпләр үтәлде. Мәктәпләрдә бер сыйныф белән икенче сыйныф укучылары очрашмады, көн саен термометрия үткәрелде. Бездә бу процесс җайга салынган», — дип искәртте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев