Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда һава температурасы 36 градуска кадәр күтәреләчәк

Шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. 

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пәнҗешәмбе, 12 августта, төнлә һава температурасы 12-22 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җомга, 13 августта, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 18-23 градус, ә көндез 31-36 градус җылы булуы фаразлана.

Шимбә, 14 августта, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +15...+20 градус, ә көндез +25...+30 градус булуы көтелә.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, 15 августка кадәр Казанда һава температурасы климатик нормадан 5 градуска кадәр югары булачак, хип хәбәр итә ТИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев