Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда авыр яшүсмерләр өчен остазлык проектының икенче агымы старт ала

Проектны тормышка ашыру өчен остазлар туплау игълан ителде.

Татарстанда агымдагы елның ноябрь аенда балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торучы яшүсмерләр өчен «Свои» проектының икенче агымы старт ала.

Проектны тормышка ашыру өчен остазлар туплау игълан ителде. Остаз булып 21 яшькә кадәр теләге булган һәркем кабул ителә. Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева хәбәр иткәнчә, моның өчен Форпост үзәгенә социаль челтәрләрдә язарга кирәк.

Проект яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне киметүгә юнәлтелгән. Беренче агымда 60 бала һәм 30 остаз катнашты. 

Яшүсмерләр «Краски жизни» фестивалендә, «Рубеж-Десантник» лагерендә, 1918 һәм 1944 еллар реконструкцияләрендә, Спартакиадада катнашты. Моннан тыш, җәйгә автосервис һәм фермага эшкә дә урнашты. 

Проект үз нәтиҗәләрен дә бирде. Күп кенә яшүсмерләр ПДН хисабыннан төшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X