Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда балалар бакчалары өчен түләү баланың йөрү-йөрмәвенә карап исәпләнәчәк

Балалары булган татарстанлылар өчен республика бюджетыннан ел саен 2 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

Татарстанда балалар бакчалары өчен түләү баланың йөрү-йөрмәвенә карап исәпләнәчәк.
Рөстәм Миңнеханов балалар бакчаларына йөргән өчен ата-аналар түләве системасын яңадан карарга кушты. Бала бакчага йөрмәгән көннәр өчен абонент түләве 3-4 тапкыр кимрәк булачак. Шулай ук күпчелек төркемнәрдә ата-аналар түләвенең гомуми күләме кимиячәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалары булган татарстанлылар өчен республика бюджетыннан ел саен 2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. 
«12 майдан түләү яңа форматны исәпкә алып исәпләнсен өчен, барлык исәп-хисапларны кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк», — дип белдерде Алексей Песошин.
Алабуга районында 29 майга 39 балалар бакчасы эшли, анда 1834 бала йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев