Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ветераннарга түләү өчен 1,9 миллиард сум акча тотылачак

Татарстанда 75 һәм 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне 33 меңнән артык кеше алачак.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 1,9 миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Эдуард Вафин әйтүенчә, Татарстанда бу акча 33 мең 209 кешегә түләнәчәк. Шуның 8801енә 75 мең сум, 24 мең 408енә 50 мең сум акча каралган. Былтыр республикада 14 миллион 770 мең сум акча түләнгән.

“Указ нигезендә 75 мең сум сугыш инвалидлары, сугышта катнашкан кешеләр, Блокадалы Ленинград халкы, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына биреләчәк. 50 шәр мең сум тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның балигъ тоткыннарына каралган. Бу акчалар ел саен Бөек Җиңүгә бирелә торган 10 мең сум урынына түгел, анысы да үз урынында кала”, – дип басым ясады Эдуард Вафин.

7 февральдә сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган сумма турында Россия Президентының 100 нче номерлы Указы имзаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев