Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ярты миллион агач утыртылачак

Агачлар утырту урман фонды территориясендә, республика шәһәрләре һәм торак пунктларындагы паркларда, скверларда һәм аллеяларда оештырылачак.

Республика урманчылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган татарстанлылар истәлегенә 483 меңнән артык агач утыртачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.

Үсентеләрне утырту Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Хәтер бакчасы" Халыкара акциясе кысаларында узачак. Республикада акция 25 апрельдә старт ала һәм сугыштан кайтмаган 381,9 мең ТАССР халкының батырлыгын мәңгеләштерәчәк.

"Татарстанда барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, агач утырту ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре көче белән оештырылачак", – дип билгеләп үтә республика ведомствосының матбугат хезмәте.

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре коронавирусны профилактикалау буенча киңәшләрне үтәячәк.

Агачлар утырту урман фонды территориясендә, республика шәһәрләре һәм торак пунктларындагы паркларда, скверларда һәм аллеяларда оештырылачак.

Халыкара акция кысаларында Россия һәм БДБ илләре территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә 27 миллион агач утырту күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев