Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бер бала ачык люк чокырына төшкән

Бу фактка карата «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Массакүләм мәгълүмат чараларында Казанның Чуйков урамында өч яшьлек баланың люк астына төшеп китүе турында хәбәр барлыкка килде.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, өч яшьлек бала әтисе белән бергә ишегалдында йөргән. Бала люк капкачына баскан. Ата кеше улына анда уйнамаска кушкан, әмма бер мизгелдә люк капкачы әйләнгән һәм бала төшеп киткән.

Ата кеше шаһитлар белән бергә баланы тартып алган. Малайны Балалар республика клиник хастаханәсенә салганнар.

Бу фактка карата «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза Татар-информ.

Фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X