Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бер укучы мәктәп территориясендә граната шартлаткан 

Укучының кулы имгәнгән.

Хәзерге вакытта полицейскийлар мәктәп укучысы страйкбол гранатасын тапкан урынны ачыклый. 

Столбище авылында укучы бала мәктәп территориясендә граната шартлатып, кулын пешергән.

15 февральдә Лаеш районындагы Столбище авылындагы бер мәктәптә гадәттән тыш хәл була. Бу хакта "Татар-информ"га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Укучы малай страйкбол гранатасы тапкан һәм аны шартлатырга маташа. Нәтиҗәдә бала кулын имгәтә.

Хәзерге вакытта полицейскийлар тикшерү үткәрә, мәктәп укучысының гранатаны кайдан табып алуы ачыклана.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев