Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда беренче тапкыр зоотехник-селекционерларның Бөтенроссия конкурсы узачак

Ярышларда авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларының зоотехник хезмәте белгечләре – төбәк конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар катнаша ала.

7 июньнән 11 июньгә кадәр Татарстанда «Элита» төп нәсел предприятиесе базасында сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 2нче Бөтенроссия конкурсы узачак. Бу хакта чараны оештыру комитетының беренче утырышында хәбәр иттеләр.
Конкурс берничә номинация буенча оештырылачак, шулай ук Д.А. Кисловский исемендәге күчмә кубок та булачак.
Ярышларда авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларының зоотехник хезмәте белгечләре — төбәк конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар катнаша ала. Узган конкурс чемпионы бары тик судьялар коллегиясе составында гына эксперт буларак катнаша ала.
Катнашучылар үзләренең автоматлаштырылган белешмәләр базалары белән эшләү һәм хайваннарның нәсел кыйммәтләрен бәяләү буенча практик күнекмәләрен күрсәтергә, шулай ук тест узарга тиеш булалар. Катнашуга гаризалар 15 майга кадәр Rishat.Zaripov@tatar.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Тулырак мәгълүматны 8(843)221-77-58 телефоны буенча белергә була.

Фото ТР Авыл хужалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев